Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

Алсу Әбелханова - Кыюсыз егет | Текст песни

Pesni.guru - сайт для Гуру

Бер көн кичен идел буена
Кызлар белән килдем уенга
Шәп егетләргә кармак салабыз
Бер күрүдә гашыйк булабыз
Күзем төште бер егеткә
Бик чибәр, тик юаш кебек лә
Күзгә карап эндәшү кая
Туры караштан ояла

Төшемә кереп йөдәткән егет син
Нигәдер тик бик кыюсыз кебек син
Йөгереп китергә моннан ашыкма
Биергә чакыр син килеп каршыма

Бу егет ятларга бик килешә
Кызлардан беренче килү кирәк
Ник соң болай тибә йөрәк?
Ә егете чибәр бигерәк
Килдем янына, эндәштем
Бик оялып ул сөйләште
Бүген башка кызга тагылма
Син тиеш мине озатырга

Төшемә кереп йөдәткән егет син
Нигәдер тик бик кыюсыз кебек син
Йөгереп китергә моннан ашыкма
Биергә чакыр син килеп каршыма

Шул бию якынайтты безне
Юаш егетнең калмады эзе
Биюләр туйга ялганды
Пар тормышыбыз башланды
Ничә ел бергә гомер итәбез
Тормышны биеп үтәбез
Көн саен ярату яңара
Мәхәббәт башлана яңадан

Төшемә кереп йөдәткән егет син
Нигәдер тик бик кыюсыз кебек син
Алдамый беркайчан мине йөрәгем
Кыюлык өчен син язмыш бүләге


Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1
Видео
Нет видео
-