Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

Алсу Ибраһимова - Күпме күзләр күреп онытылган | Текст песни

Күпме күзләр күреп онытылган,
Күпме йөзләр чыккан исемнән
Күпме сүзләр киткән хәтеремнән,
Ә син һаман һаман исемдә

Ничә тапкыр гүзәлләрне күреп,
Мин минутлык хискә исердем.
Айныдым да сөенеп туялмыйча,
Тагын сине искә төшердем.

Йөрәгемне ахры тутыргансың,
Башкаларга анда урын юк.
Күңелемнән синнән бүтәннәргә
"Сөям" дигән назлы җырым юк!

Ничә тапкыр гүзәлләрне күреп,
Мин минутлык хискә исердем.
Айныдым да сөенеп туялмыйча,
Тагын сине искә төшердем.

Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1
Видео
Нет видео
-