Ашыгулар ялгышуга була,Ашыгырга никтер яраттым.Ашыгулар — урман,Ялгышларым — буран,Йөгерә-йөгерә кереп адаштым.
Ашкынулар үкенечкә була,Юк шул минем сабыр канатым.Үкенечләр — урман,Урманнарда — буран,Көлә-көлә кереп адаштым.
Ашыгулар һәлакәткә илтә,Ник мин сине шашып яраттым?!Карашларың — урман,Мәхәббәтем — буран,Җырлый-җырлый кереп адаштым.
Карашларың — урман,Мәхәббәтем — буран,Елый-елый кереп адаштым.
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1