СИН ЭЗЛӘМӘ МИНЕ
Тирән дисең минем карашымны,
Тик эзләмә ерак диңгездән.
Көзге җилләр яфракларны түгел,
Сагышымны җиргә тигезгән.
Кушымта:
Син эзләмә мине йолдызлардан,
Син эзләмә мине диңгездән.
Як-ягыңа кара, минем нурлар
Яннарыңа меңләп тезелгән.
Моңлы җырлар ишетәсең икән,
Син йөрисең минем эземнән.
Сиңа булган сөю хисләремне
Син танырга тиеш күземнән.
Мин яныңда синең, моңлы җырда,
Кояш сипкән һәрбер нурында.
Эзлә мине йөрәгең турендэ,
Очрашырбыз сөю юлында.
суз. Венер Фаттахов
көе. Алсу Садекова
Алсу Садекова еще тексты
Оценка текста
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1