Сөйләшеп сүзләр дә бетмәгән,
Җырлыйсы җырлар да бар әле,
Китмә син үпкәләп, китмә син,
Янымда мәңгегә кал әле!
Китмә син йөрәкне яралап,
Әйләнеп барыбер килерсең.
Гомергә өзелеп сөярмен —
Китмә син, китмә син, китмә син!
Яздагы кошлардай ашкынып,
Сагынып яныңа киләм мин.
Күрешеп күзләр дә туймаган —
Китмә син, бәгырем, китмә син!
Китмә син йөрәкне яралап,
Әйләнеп барыбер килерсең.
Гомергә өзелеп сөярмен —
Китмә син, китмә син, китмә син!
ℂ⋆ Алсу Хисамиева еще тексты
Другие названия этого текста
- Алсу Хисамиева - Китмә син (Марсель Иванов көе, Илсөяр Иксанова сүз) (1)
- ℂ⋆ Алсу Хисамиева - Китмә син (1)
- Алсу Хисамиева - Китмә син (Татар халык жыры) (0)
Оценка текста
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1