Кура җиләк
Зөфәр Хәйретдинов көе Сания Әхмәтҗанова сүзләре
Кура җиләк пешкәндер дип,
Чакырдың, урманнарга;
Икәү бергә күмелдек без
Хуш исле кураларга.
Коела инде куралар —
Җил үтте аралардан.
Ялгызым йөрим адашып,
Куралы аланнарда.
Җем-җем яна кура җиләк —
Җыймыйча булмый түзеп.
Уч тутырып кура җиләк
Ашаттың миңа өзеп.
Коела инде куралар —
Җил үтте аралардан.
Ялгызым йөрим адашып,
Куралы аланнарда.
Иреннәрдә җиләк тәме —
Моңаймый булмый түзеп.
Кура җиләк кабат пешәр,
Тик кем ашатыр өзеп?
Коела инде куралар —
Җил үтте аралардан.
Ялгызым йөрим адашып,
Куралы аланнарда.
Другие названия этого текста
- Алсу Хисамиева - Кура җиләк (0)
- Ранис Габбазов - Кура жилэк( New) (0)
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1