Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

Алсу Хисамиева - Миләшләрем (бу җырны мин бәләкәй чакта җырлый идем, мәгънәсен дә аңламыйча..) | Текст песни

Өй каршындагы миләшләр
Аңлагандай теләкне,
Чакыралар бушатырга
Сагыш тулы йөрәкне..

Миләшләрем, миләшләрем -
Сез минем сердәшләрем..
Йөрәктәге сагышлардан
Түгелә күз яшьләрем..

Авыр булган минутларда
Киләм сорап киңәшләр,
Әйтегезче, сагышларны
Ничек басыйм, миләшләр..

Миләшләрем, миләшләрем -
Сез минем сердәшләрем..
Йөрәктәге сагышлардан
Түгелә күз яшьләрем..

Миләшләрем тибрәләләр
Әкрен искән җилләрдә.
Сагышларым бетәр әле
Кайтсам туган җирләргә.

Миләшләрем, миләшләрем -
Сез минем сердәшләрем..
Йөрәктәге сагышлардан
Түгелә күз яшьләрем..(2 мәртәбә)

Йөрәктәге сагышлардан
Түгелә күз яшьләре..

Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1
Видео
Нет видео
-