Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

Алсу Хисамиева - Миләшләрем, миләшләрем, Сез минем сердәшләрем. Йөрәктәге сагышлардан Түгелә күз яшьләрем. | Текст песни

Өй каршындагы миләшләр,
Аңлагандай теләкне,
Чакыралар бушатырга
Сагыш тулы йөрәкне.

Миләшләрем, миләшләрем,
Сез минем сердәшләрем.
Йөрәктәге сагышлардан
Түгелә күз яшьләрем.

Авыр булган минутларда
Киләм сорап киңәшләр:
Әйтегезме, сагышларны
Ничек басыйм, миләшләр?!

Миләшләрем, миләшләрем,
Сез минем сердәшләрем.
Йөрәктәге сагышлардан
Түгелә күз яшьләрем.

Миләшләрем тибрәләләр
Иртән искән җилләрдә.
Сагышларым бетәр, бәгърем,
Кайтсаң туган җирләргә.

Миләшләрем, миләшләрем,
Сез минем сердәшләрем.
Йөрәктәге сагышлардан
Түгелә күз яшьләрем.


Другие названия этого текста
  • Татарская - Миляшлярем (1)
  • Алсу Хисамиева - Миләшләрем, миләшләрем, Сез минем сердәшләрем. Йөрәктәге сагышлардан Түгелә күз яшьләрем. (0)
  • ♥Алсу Хисамиева - Милэшлэрем♥ (0)
  • Алсу Хисамиева - Миляшлярем (0)
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1
Видео
Нет видео
-