Чык шикелле җемелдәшә
Муенсам сәйләннәре.
Күз алдымнан һич тә китми
Кояш кебек гел елмаеп
Каршыма килгәннәре.
Өзелде лә муенсам —
Чәчелде мәрҗәннәре,
Сибелде сәйләннәре.
Сулардан тартып ала,
Утларга илтеп сала
Иркәләп сөйгәннәре.
Муенсамны тага алмыйм —
Таралды сәйләннәре.
Җаннарыма канат бирә
Чәчләремнән сыйпап, сыйпап
«Бәгырем!» — дигәннәре.
Өзелде лә муенсам —
Чәчелде мәрҗәннәре,
Сибелде сәйләннәре.
Сулардан тартып ала,
Утларга илтеп сала
Иркәләп сөйгәннәре.
Муенсамның төймәләрен
Тезәрбез икәү бергә.
Ике йөрәк бергә булгач
Мәрҗәннәрен, сәйләннәрен
Йөрмәбез коеп җиргә.
Өзелде лә муенсам —
Чәчелде мәрҗәннәре,
Сибелде сәйләннәре.
Сулардан тартып ала,
Утларга илтеп сала
Иркәләп сөйгәннәре.
Другие названия этого текста
- Алсу Хисамиева - Сибелде сэйлэннэрем (1)
- Алсу Хисамиева - Сибелде сәйләннәрем (0)
- Алсу Хисамиева - Сибелде сәйләннәре (0)
- Зөһрә Сәхәбиева - Сибелде сәйләннәре (0)
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1