Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

Алсугөл - Бәхетле буласы бар әле! | Текст песни

Җәйләрдән эзлим мин сөю җиләкләрен,
Табылса да, синсез ашамам.
Хыялымда туган якты теләкләрем
Чынга ашар әле,ышанам.

Әле... бер-беребезне табасы бар әле,
Безнең әле яратудан янасы бар,
Безнең әле җанга назлар туласы бар әле,
Бик бәхетле буласы бар әле.

Суларда йөзәм мин, җиңеп дулкыннарны,
Арысам да булам түземле.
Күңелемдә йөрткән өмет ялкыннары
Яндырмаса ярый үземне.

Күкләрдән күзлим мин парлы йолдызларны,
Күз кысып тулган ай елмая.
Аның да теләге парлау ялгызларны,
Төссез үтмәсен дип ел-ае.

Другие названия этого текста
  • Алсугөл - Бәхетле буласы бар әле! (2)
  • Алсугөл - Бәхетле буласы бар әле (0)
  • Алсугөл - Бэхетле буласы бар эле (0)
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1
Видео
Нет видео
-