Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

Алсугөл@Хәмид Мәткәримов - Ара ерак. Нәфисә Сабирҗанова сүзе, Хәмид Маткәримов муз. | Текст песни

Ара ерак

Хәмид Маткәримов көе,
Нәфисә Сабирҗанова сүзләре.

1.Моңсу хис яна йөрәктә,
Тынгы бирми йөретә.
Бик акыллы уйларымны
Чуалтып гел йөдәтә.
Алмагачка аңлатыйммы,
Сиреннәргә сөйлимме?
Бу соң әллә мәхәббәтме,
Бу соң әллә сөюме?

кушымта:
Ара ерак күрешергә,
Серләремне бүлешергә.
Сагышымны җырга салып
Туры килә өләшергә.

2.Дуслар белән дә очрашам,
Ялгыз да калып карыйм.
Күңелгә урын табалмыйм,
Нишләттең мине ярым?
Алмагачка аңлатыйммы,
Сиреннәргә сөйлимме?
Бу соң әллә мәхәббәтме,
Бу соң әллә сөюме?
кушымта.


Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1
Видео
Нет видео
-