1.Алтын көздә алтын мәктәбебез
Каршы ала, җәеп кочагын.
Белем тавына менәргә, дәнья серен төшенергә
Сиңа килдек менә без тагын.
Көтә безне туган мәктәп, якты юллар, уңыш теләп,
Җиз кыңгырау моңы белән каршы ала.
Киләчәккә өндәгәндәй, ишек ача укытучы
Аның өчен кадерле шул һәрбер бала.
2. Оясыннар очкан кошлар кебек,
Таралырбыз төрле якларга.
Син алырсың безне көтеп, ишегеңне ачып утеп,
Без кайтырбыз балачакларга.
"Алтынай" балалар ансамбле еще тексты
Оценка текста
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1