Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

Альберт Исмаил - Ике ялган (1 апрель 2014) | Текст песни

Ике ялган

Нурлы айны күк йөзендә
Тамаша кыл, пыяланың
Теге якта төнге шәһәр йоклый...
Синең кулыңны кулымда
Тотам, чәчләрең йөземдә,
Серләремне йөрәгемдә саклыйм...

Үткән көннәр кире кайтмас
Киләчәк тә безне бозмас
Ике ялган арасында...гы элемтэне
Әйткән сүзләр кире кайтмас
Буш вәгъдәләр дә кирәкмәс
Ике ялган арасында...

Ике ялган арасында ике йөрәк тибә
Дивар чикләрен күрмичә...
Җир белән күк арасында ике йөрәк тибә
Ике ялган арасында...

Хыялымда яшәвемне әйттең,
Сәгатьне туктатып,
Замансызлыкка сыенасың дип...
Шунда гына мин аңладым
Таң вакыты килгән чагын
Тәмәкенең көлгә әверелгәнен...

Үткән көннәр кире кайтмас
Киләчәк тә безне бозмас
Ике ялган арасында...гы элемтэне
Әйткән сүзләр кире кайтмас
Буш вәгъдәләр дә кирәкмәс
Ике ялган арасында...

Ике ялган арасында ике йөрәк тибә
Дивар чикләрен күрмичә...
Җир белән күк арасында ике йөрәк тибә
Ике ялган арасында...

Другие названия этого текста
  • Albert Ismail - Ике ялган (2014) (0)
  • Альберт Исмаил - Ике ялган (1 апрель 2014) (0)
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1
Видео
Нет видео
-