Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

Альберт Мухаметдинов - Бәрәңге | Текст песни

МӘХМҮТ ХӨСӘЕН сүзләре, ИФРАТ ХИСАМОВ музыкасы

Вак-вак итеп турап, яшь киленнәр
Табаларда сине биетә;
Кайнар боткаң ашап, эшчән ирләр
Тәннәренә җылы йөгертә.

Кушымта:
Йодрык кадәрле,
Йомры гәүдәле,
Ак тәнле,
Ах, тәмле,
Бигрәк тәмле бәрәңге!

Күлмәгеңне салып, моңсуланып,
Кайнар шулпаларга төшәсең.
Мич кызуында алсуланып,
Учак көлләрендә пешәсең.

Кушымта.

Тукай да бит сине җырга керткән,
Бабайлар да мактап сөйләгән;
Бер як та юк сине яратмаган,
Беркем дә юк сине сөймәгән.

Кушымта.

Альберт Мухаметдинов еще тексты


Видео
Нет видео
-
Оценка текста
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 6