Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

Альбина Апанаева ➨ - Гашыйк жыры... | Текст песни

Pesni.guru - сайт для Гуру

Нигә әйттең, җаным, нигә әйттең миңа,
"Уйлама", дип, "мине сагынма"?
Өзгәләнә җаным йөрәк давылында,
Гашыйк бит ул, сиңа табына.

Ышандырмыйм сине, уйламамын диеп,
Тоткарламыйм китәр юлыңнан.
Бәхет кенә телим гомерлеккә диеп,
Сагынсам да килеп ялынмам.

Минем ялгышуым булгансыңдыр инде,
Гашыйк йөрәк шулай ялгыша.
Инде башкаларны гомер юлың буе
Салып китмә шундый сагышка.

Ышандырмыйм сине, уйламамын диеп,
Тоткарламыйм китәр юлыңнан.
Бәхет кенә телим гомерлеккә диеп,
Сагынсам да килеп ялынмам.

Искә алган саен тартыламын сиңа,
Әмер биреп булмый җаныма.
Өзгәләнәм һаман, синсез ялгызлыктан,
Син үзең дә шулай ялгышма.

Ышандырмыйм сине, уйламамын диеп,
Тоткарламыйм китәр юлыңнан.
Бәхет кенә телим гомерлеккә диеп,
Сагынсам да килеп ялынмам.


Другие названия этого текста
  • Альбина Апанаева - Гашыйк жыры (1)
  • Альбина Апанаева - Гашыйклар жыры (минус) (0)
  • Альбина Апанаева - Жаным (0)
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1
Видео
  • Альбина Апанаева - Гашыйк жыры Альбина Апанаева - Гашыйк жыры
    Альбина Апанаева - Гашыйк жыры ... Диля Нигматуллина, Альбина Апанаева - Бэхет икебезгэ берэу (новая верия) - Duration: 3:42. by ...
  • Альбина Апанаева Китэм димэ Альбина Апанаева Китэм димэ
    Альбина Апанаева Китэм димэ ... Диля Нигматуллина и Альбина Апанаева « Бәхет икебезгә берәү» - Duration: 3:50. by ... Гашыйк жыры.
  • Альбина Апанаева - Чын дустым Альбина Апанаева - Чын дустым
    Альбина Апанаева - Чын дустым .... Диля Нигматуллина, Альбина Апанаева - Бэхет икебезгэ берэу (новая верия) - Duration: 3:42. by ...