Миңа баккан күзләреңнән
Үбәм сине шашып...
Үбәм... миннән башкаларга
Булмасын ул гашыйк.
Күзләрең белән берочтан
Керфегеңне үбәм...
Усал күзләр караганда
Алар төшсен түбән.
Йөрәгеңнән үбәр идем,
Күренми шул йөрәк —
Ах шул йөрәк, серле йөрәк,
Яши тирәндәрәк.
Колак яфракларың синең
Кытыклансын, үбәм.
Беркайчан да усал сүзләр
Ишетмәсен миннән.
Күзләреңнән, битләреңнән,
Маңгаеңнан үбәм —
Җыерчыклар алмасыннар
Минем гаеп белән.
Йөрәгеңнән үбәр идем,
Күренми шул йөрәк —
Ах шул йөрәк, серле йөрәк,
Яши тирәндәрәк.
● Альбина Апанаева еще тексты
Другие названия этого текста
- ● Альбина Апанаева - Серле йөрәк (1)
- Альбина Апанаева - Серле йөрәк. Мөдәррис Әгъләмов сүзләре, Риф Гатауллин көе (1)
- Альбина Апанаева - Йөрәгеңнән үбәр идем, Күренми шул йөрәк — Ах шул йөрәк, серле йөрәк, Яши тирә... (0)
- ФЛОРИТ И АЛСУ - СЕРЛЕ ЙОРЭК (0)
- Адара - Серле йорэк (0)
- Альбина Апанаева - Йөрәгеңнән үбәр идем, Күренми шул йөрәк — Ах шул йөрәк, серле йөрәк, Яши тирәндәрәк. (0)
Оценка текста
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1