Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

Альбина Апанаева - Тик син минем мәхәббәтем | Текст песни



Кара болытлардан тамчы тамса,
Яңгыр ява диеп уйлама.
Яңгыр түгел, ул йөрәгем минем
Елый-елый сине сагына.

Тик син минем мәхәббәтем,
Сөйгән ярым бердән берем.
Мәңге сине мин онытмам,
Мин бит сине һаман яратам.

Ачуланып ачы җилләр купса,
Давыл килә диеп уйлама.
Давыл түгел, ул күңелем минем,
Моңсыланып сине юксына.

Тик син минем мәхәббәтем,
Сөйгән ярым бердән берем.
Мәңге сине мин онытмам,
Мин бит сине һаман яратам.

Тар сукмактан җәяү барган чакта
Гөлләр сиңа таба омтылса,
Ул – җавапсыз мәхәббәтем минем
Гөлләр булып сиңа табына.

Тик син минем мәхәббәтем,
Сөйгән ярым бердән берем.
Мәңге сине мин онытмам,
Мин бит сине һаман яратам

Другие названия этого текста
  • Альбина Апанаева - Тик син минем мэхэбэтем (татар) (0)
  • Альбина Апанаева - Тик син минем мәхәббәтем (0)
  • Альбина Ахметова - Тик син минем мэхэбэтем (0)
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1
Видео
Нет видео
-