Озата барма, дускай, озата барма,
Олы юл бит, бәлки, адашмам.
Синең серле зәңгәр күзләреңне
Башка күзләр белән алмашмам.
* * *
Озата барма, дускай, кайталмассың,
Сүзең барыбер әйтә алмассың.
Сөям дигән йомшак сүзең белән
Күңелемне юата алмассың.
* * *
Озата барып, дускай, кайткан чакта,
Хәтфә чәчәкләрне таптама.
Вакытлыча гына озаткан булып,
Яшь йөрәккәемә ут салма.
Альбина Кильдиярова еще тексты
Другие названия этого текста
- Саетова Дамира - Озата барма дускай (0)
- Альбина Кильдиярова - Озата барма(Татар халык йыры) (0)
Оценка текста
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 2