Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

Альбина Усманова - Кояшкай энием соеклем | Текст песни

1. Син һаман да матур, җор күңелле,
Үзгәрмисең әни син, бер дә.
Җырлап, көлеп яшә әле әни,
Син булганда шатлык бар җирдә.
Ммммм...
Куш.(2 тап.) Күзләрең зәңгәр күк балкышы,
Үтәли күрәләр шикелле,
Балкы син җирдәге, кояшым,
Кояшкай әнием сөеклем.
2. Бер шатлыкны мең итәргә әзер,
Әниләрдә бала күңеле.
Кичерә дә белә, көч тә бирә,
Фәрештәдәй саклый ул безне.
Куш. шул ук.
3. Бәхет түшәгендә генә үстек,
Гомерлеккә булсын бәхетең.
Әтиемнең көчле ир канаты,
Какшамаслык әнием тәхете.
Куш. шул ук.
Балкы син җирдәге, кояшым,
Кояшкай әнием сөеклем.
Кояшкай әнием сөеклем.

Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1
Видео
Нет видео
-