Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

Альбина Хакимова - Апама | Текст песни

Әни урынына калган апам
Язлар кебек җылы карашы
Күзгә күренмәгән җепләр бәйли
Туган белән туган арасын

Кушымта:
Утыр әле, апам, яннарыма
Искә алыйк узган көннәрне
Арасыннан әнкәй карап торган
Тәрәз төбеңдәге гөлләрне

Йөгерә-йөгерә өстәл әзерлисең
Сеңлең килгән диеп сөенеп
Ташла әле мәшәкатьләреңне
Коры эшең калсын өелеп

Кушымта:
Утыр әле, апам, яннарыма
Искә алыйк узган көннәрне
Арасыннан әнкәй карап торган
Тәрәз төбеңдәге гөлләрне

Исеңдәме без үскәндә апам
Син әнкәйгә булдың таяныч
Без балалар үстек тә таралдык
Читтә узган гомер аяныч

Кушымта:
Утыр әле, апам, яннарыма
Искә алыйк узган көннәрне
Арасыннан әнкәй карап торган
Тәрәз төбеңдәге гөлләрне


Альбина Хакимова еще тексты


Видео
  • Elvin Grey хэм Альбина Хакимова Ашкына гомер Elvin Grey хэм Альбина Хакимова Ашкына гомер
    Elvin Grey хэм Альбина Хакимова Ашкына гомер ... Альбина Хакимова «Яши алмам синсез» татарская песня - Duration: 3:39. by ...
  • Альбина Хакимова - Кил эле яныма.mp4 Альбина Хакимова - Кил эле яныма.mp4
    Альбина Хакимова - Кил эле яныма.mp4 ... Альбина Хакимова «Яши алмам синсез» татарская песня - Duration: 3:39. by Татарское ...
Оценка текста
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 4