Гомер көндәлеген барлыйм,
Бергә узган елларны...
Бәхетле итә алдыңмы?
Белмийм шул оларыңны
Кушымта:
Бер нигә дә үкенмичә,
Гомер елгабыз үтә,
Мин үзем чиксез бәхетле,
Бәхетлеме син, иркәм?
Сөенәмен очратканга,
Юлымда сине күптән...
Ә син мине сайлаганга,
Үкенмийсенме, иркәм?
Кушымта
Дөньялар яктырып китәр,
Шул сүзеңне ишетсәм,
Мин бәхетле синең белән,
Син диеп яшим дисәң!
Кушымта
+
Әйтче миңа чын күңелдән,
Барыбер сүзең көтәм,
Мин үзем чиксез бәхетле,
Бәхетлеме син, иркәм?
Другие названия этого текста
- Альфина Азгамова - Бэхетле ме син, иркэм? (0)
- Альфина Азхамова - * (0)
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 2