Бары сине генә күрәм ,
Күңлем һәрчак синең янда
Төннәр көнгә әйләнәләр,
Син генә бар кебек җиһанда .
Сине күргән көннән генә
Мин гел елмаям.
Сине күргән көннән генә
Мин гел шатланам.
Сине күргән көннән генә
Гел канатланам.
Бәгырькәем , сине генә
Мин гел яратам.
Син барлыгын белү-бәхет,
Тормышымның яме , тәмедер.
Синең сулыш -яшәү дәрте ,
Синең караш - назның үзедер.
Сине күргән көннән генә
Мин гел елмаям.
Сине күргән көннән генә
Мин гел шатланам.
Сине күргән көннән генә
Гел канатланам.
Бәгырькәем , сине генә
Мин гел яратам.
Бөтен яме , матурлыгы
Беткән кебек иде дөньяның.
Бу дөньяга өр-яңадан
Гашыйк иттең мине син, җаным.
Сине күргән көннән генә
Мин гел елмаям.
Сине күргән көннән генә
Мин гел шатланам.
Сине күргән көннән генә
Гел канатланам.
Бәгырькәем , сине генә
Мин гел яратам.
Альфина Азхамова еще тексты
Оценка текста
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1