Кырларымда, болын, күлләрем дә,
Калмадым шул, нигә калмадым?!
Кайткан саен үпкәләгән кебек,
Кайгып тора моңсу талларым.
Талларым, талларым, талларым,
Сезгә тагын бер кайтыр идем,
Талларым, талларым, талларым,
Сезне тагын бер күрер идем!
Диңгез күлләр аша, чорлар аша,
Йөрәгемне сезгә ялгадым.
Кичерегез мине, еракларга
Ташлап киткән өчен, талларым.
Талларым, талларым, талларым,
Сезгә тагын бер кайтыр идем,
Талларым, талларым, талларым,
Сезне тагын бер күрер идем!
Үзем гәне киткән юлларыма
Карый-карый күзем талганын.
Юк, мин болай бүтән яши алмыйм,
Кайтам сезгә, кайтам, талларым!
Талларым, талларым, талларым,
Сезне тагын бер күрер идем,
Талларым, талларым, талларым,
Сезгә тагын бер кайтыр идем!
Альфис Каримов еще тексты
Другие названия этого текста
- Альфис Каримов - Талларым (1)
- Рамазан Валиахметов - Талларым (0)
- А.К. - татар жыры (0)
Оценка текста
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1