Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

Альфис Киямов - Карлы миляш | Текст песни

Яфракларын көздән койган,
Тәлгәшләре бөтен килеш.
Кышын миләш агачында
Утта яна кызыл җимеш.

Карлы миләш,карлы миләш,
Коелмаган тәлгәшләре.
Ачы җилләр,давылларга
Ничек кенә бирешмәдең?

Йолдыз-йолдыз карлар ява
Кызыл чуклы миләшләргә.
Охшаган бит язмышкаем-
Өзелмәгән тәлгәшләргә.

Карлы миләш,карлы миләш,
Коелмаган тәлгәшләре.
Китми калган кошчыкларга
Миләшеңне өләш әле.

Сөйлә,миләш, хәлләреңне,
Салкын кышлар кичерәсең.
Синең кебек үзем дә мин
Сагышлы моң эчендәле.

Карлы миләш,карлы миләш,
Үзе ачы, үзе татлы.
Калмадымы сөю уты
Бөртек кенә җимеш чаклы?.

Альфис Киямов еще тексты


Другие названия этого текста
  • Рәсим Низамов - Карлы миләш (0)
  • Альфис Киямов - Карлы миляш (0)
  • Карлы милэш - Без названия (0)
  • Әлфис Кәримов - Карлы миләш (0)
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1
Видео
Нет видео
-