Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

Альфия Авзалова - Ак кулмэгем | Текст песни

Ак күлмәгем, ак күлмәгем
Бер киюдә каралттым.
Яратмавыңны белсәм дә
Әллә нигә яраттым.

Кушымта:
Ак күлмәгем, ак күлмәгем,
Якасы дулкын бизәк.
Кайрылган кош канатыдай
Әрнеп өзелә үзәк.

Ак күлмәгем, ак күлмәгем
Алларга манам инде.
Чәчәге сынган гөлләрдәй
Ялгызым калам инде.

Кушымта:
Ак күлмәгем, ак күлмәгем
Алмаштырмам карага.
Дөрли-дөрли янсын әйдә,
Сулар сипмә ярага.

Мин караны кими диеп
Син дә акны киярсең.
Гомер узгач, күлмәк тузгач
Бәлки син дә сөярсең.

Кушымта:
Ак күлмәгем, ак күлмәгем,
Якасы дулкын бизәк.
Кайрылган кош канатыдай
Әрнеп өзелә үзәк.

Ак күлмәгем, ак күлмәгем,
Алмаштырмам карага.
Дөрли-дөрли янсын әйдә,
Сулар сипмә ярага.

Другие названия этого текста
  • Габделфәт Сафин - Ак кулмэгем (1)
  • Габдельфат Сафин(татар.) - Ак кулмэгем (0)
  • Г. Сафин - Ак кулмэгем (0)
  • Габделфат Сафин - Ак кульмэгем. (0)
  • Альфия Авзалова - Ак кулмэгем (0)
  • Габделфат Сафин - Ак күлмәгем (0)
  • Габдельфат Сафин - Ак кулмэгем (0)
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1
Видео
Нет видео
-