Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

Альфия Авзалова - Картаямыни соң йөрәк | Текст песни

Әкрен генә, сиздермичә
Яшьлек гомерем үтә.
Күңелем һич тә картаймый,
Һаман да нидер көтә.

Картаямыни соң йөрәк,
Маңгайлар сырланса да.
Үтте яшьлек-җүләрлек, дип,
Җырларда җырланса да.

Нигә соң болай үземне
Канатлыдай хис итәм?!
Әллә яшьлегем кичләре
Әйләнеп кайтты микән?

Картаямыни соң йөрәк,
Маңгайлар сырланса да.
Үтте яшьлек-җүләрлек, дип,
Җырларда җырланса да.

Мәхәббәт яшьләрдә, диләр,
Була ул һәркемдә дә.
Мәхәббәтсез яшәп булмый
Олгайган көннәрдә дә.

Картаямыни соң йөрәк,
Маңгайлар сырланса да.
Үтте яшьлек-җүләрлек, дип,
Җырларда җырланса да.

Другие названия этого текста
  • Җырлый:Мария Маслова-Макарова - <<Картаямыни соң йөрәк>>?!. (0)
  • Альфия Авзалова - Картаямыни соң йөрәк (0)
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1
Видео
Нет видео
-