Идел бит ул, тирән бит ул,
Тирән бит ул, киң бит ул шул,
Тирән бит ул, киң бит ул.
Караңгы төн, болытлы көн -
Без аерылган көн бит ул.
Идел бит ул - бик мул елга,
Ул бит диңгезгә китә шул,
Ул бит диңгезгә китә.
Аккан сулар, искән җилләр
Йөрәгемне җилкетә.
Идел буйларына барсам,
әйтер идем Иделгә шул,
әйтер идем Иделгә:
Минем кайгыларымны да
Алып кит, дип, диңгезгә.
Су буйлары моңсу иде
Без аерылган чагында шул,
Без аерылган чагында.
Тормыш дулкыннары безне
Кушар әле тагын да.
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1