Һаваларда очкан кошкайларның
Күңелле икән шаулап үтүе.
Авыр икән, дуслар, сөйгән ярны озату,
Тагы да авыр сагынып көтүе.
Һаваларда очкан кошкайларым,
Сәламнәрем җитсен иркәмә.
Мәхәббәтем көчле — янган утлар төсле,
Сүнмәс алар кичен-иртән дә.
Һаваларда очкан кошкайларым,
Аңлатыгыз сагынып көтүем;
Аны уйлый-уйлый, күзем йокы алмый
Йокысыз төннәрем үтүен.
Амина Галимова еще тексты
Другие названия этого текста
- Вильдан Файзуллин - "Кошлар кебек" (0)
- Амина Галимова - Кошларга (0)
Оценка текста
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1