Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

Анвар Нургалиев - Изге суз | Текст песни

Pesni.guru - сайт для Гуру

Вакытында иң кадерле сүзем
Әйтелмәгән сиңа, тапмадым.
Тапкач инде әйтәм-әйтәм диеп
Изге сүзне җанда сакладым.

Тормыш юлын бергә үткән чакта
Җанга шатлык-сагыш тулса да.
Иң кадерле сүзне сиңа, иркәм
Әйтсәм инде соңлап булса да.

Иң кадерле сүзем әйтелмәгән
Күңелеңне әсир итәрлек.
Тормышыңа нур өстәсәм иде
Нечкә кылларыңны чиртәрлек.

Тормыш юлын бергә үткән чакта
Җанга шатлык-сагыш тулса да.
Иң кадерле сүзне сиңа, иркәм
Әйтсәм инде соңлап булса да.

Иң кадерле сүзне вакытында әйтсәң
Йөрәкләрдә очкын кабыныр.
Гомер буе бергә җылынырлык
Учакларда ялкын табылыр.

Тормыш юлын бергә үткән чакта
Җанга шатлык-сагыш тулса да.
Иң кадерле сүзне сиңа, иркәм
Әйтсәм инде соңлап булса да.


Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1
Видео
Нет видео
-