Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

Анвар Нургалиев - Хабяр котя энкэй минус | Текст песни

Pesni.guru - сайт для Гуру

Алло, әнием, ишетәсеңме?
Таныдыңмы балаңны?
Телефон араларыннан
тоям җылы тыныңны.

"Тавышыгыз телефонның тимер чыбыкларында, Берегез - кояш баешында, берегез - чыгышларында". Әниемнең шул сүзләре өзә үзәкләремне,
Кайгыртмыйча яшәтергә иде йөрәкәеңне.

Телефоннан сөйләшүләр -
күңел юату гына.
Сагынуларны басу микән,
әллә уяту гына.

"Тавышыгыз телефонның тимер чыбыкларында, Берегез кояш баешында, берегез - чыгышларында". Әниемнең шул сүзләре өзә үзәкләремне, Кайгыртмыйча яшәтергә иде йөрәкәеңне.

Көтәсең хәбәребезне,
кайларда йөрмәсәк тә.
Син керәсең хәлебезгә,
без керә белмәсәк тә.

"Тавышыгыз телефонның тимер чыбыкларында, Берегез кояш баешында, берегез - чыгышларында". Әниемнең шул сүзләре өзә үзәкләремне, Кайгыртмыйча яшәтергә иде йөрәкәеңне.

Әнием, туган көнеңдә
барыбыз да без бергә.
Телефоннар да ял итсен,
ял итсеннәр бүгенгә.

"Тавышыгыз телефонның тимер чыбыкларында, Берегез кояш баешында, берегез - чыгышларында". Әниемнең шул сүзләре өзә үзәкләремне, Кайгыртмыйча яшәтергә иде йөрәкәеңне.


Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1
Видео
Нет видео
-