Идел ага яр кагып,
Уңга – сулга чайкалып;
Ут көймәсе китеп бара
Сөембикәне алып.
Сөембикә ак яулыгын
Тоткан учлап кулына.
«Хуш, Казаным, каласың», - дип,
Үкереп елый буена.
Ия башын, тугә яшен,
Казанга таба карап:
«Миннән башка ничек итеп
Көн итәрсез» - дип аяп.
Зифа буйлы, кара кашлы
Сөйкемле ханбикәбез.
Тоткын булып торган чакта
Ничек итеп түзәрбез.
Дүрт йөз ел буе ким - хурлыкта
Торсаң да син, әй Казан!
Сөембикә манараңда
Әйтелә бу көн азан.
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1