1.
Гомер көндәлеген барлыйм,
Бергә узган елларны
Бәхетле итә алдыммы?
Белмим шул юлларыңны
Кушымта:
Бер нигә дә үкенмичә,
Гомер йомгагын сүтәм,
Мин үзем чиксез бәхетле,
Бәхетлеме син, иркәм?
2.
Сөенәмен очратканга,
Юлымда сине күптән
Ә син мине сайлаганга,
Үкенмисенме, иркәм?
Кушымта
3.
Дөньялар яктырып китер,
Шул сүзеңне ишетсәм,
Мин бәхетле синең белән,
Син диеп яшим дисәң!
Кушымта
+
Әйтче миңа чын күңелдән,
Барыбер сүзең көтәм,
Мин үзем чиксез бәхетле,
Бәхетлеме син, иркәм?
Другие названия этого текста
- Артур Гафаров hэм Альфина Агзамова - Бэхетлеме син, иркэм? (1)
- Артур Гафаров һәм Әлфинә Әзһамова - Бәхетлеме син, иркәм? (0)
- Arthur Hidden - Бэхетлеме син, иркэм? (перезапись) (0)
- Артур Гафаров һәм Әлфинә Әзһамова - Бәхетлеме син, иркәм? (0)
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1