Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

Артур Гафаров - Яшәт мине язларда | Текст песни

Ямьле язлар миңа бүләк итте
Мәхәббәтнең күптән көткәнен
Бар булмышым белән тоям кебек
Иренеңдә синең яз тәмен

Язларымда, җаным, таптым сине
Сусаганда күңел назларга
Салкын кышлар берүк бүләк итмә
Мәңге яшәт мине язларда

Гөрләвекләр аккан чакта җырлап
Карашыңнан синең эредем
Гөлләр кебек җылы җитмәгәндә
Сулган идем - кабат терелдем

Язларымда, җаным, таптым сине
Сусаганда күңел назларга
Салкын кышлар берүк бүләк итмә
Мәңге яшәт мине язларда

Күңелемдә язгы кояш булып
Балкыйсың син биреп яктылык
Үзе бер моң булсын сөюебез
Бездән соң да эзе калырлык

Язларымда, җаным, таптым сине
Сусаганда күңел назларга
Салкын кышлар берүк бүләк итмә
Мәңге яшәт мине язларда

Язларымда, җаным, таптым сине
Сусаганда күңел назларга
Салкын кышлар берүк бүләк итмә
Мәңге яшәт мине язларда
Салкын кышлар берүк бүләк итмә
Яшәт әле мине язларда
Мәңге яшәт мине язларда

Другие названия этого текста
  • Артур Гафаров - Яшәт мине язларда (0)
  • Альфина Азхамова - Яшэт мине язларда (минус, задавка, Archie Energizer) (0)
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1
Видео
Нет видео
-