Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

Артур Мингазов hэм Марат Галимов - Эгер мине сагынсан | Текст песни

Бик сагынсаң әгәр мине
Зәп-зәңгәр күккә карап
Син яшәгән якка таба
Аккошлар очып бара
Тик әйт әле мәхәббәттә
Аккошларга тиңме без
Тиң икән без аккош булсын
Безнең шартлы билгебез

Эзләрсең син аккошларны
Сөюеңне сакласаң
Тик кайгырма зәңгәр күктә
Аккошларны тапмасаң
Аларның бит гомерләре
Зәңгәр күккә бәйләнгән
Күпме аккошның гомере
Ак болытка әйләнгән

Бик сагынсаң, ак болытлар
Күренер аккош булып
Ак мамыкларын пар итеп
Очыртыр аккош болыт
Кар бөртекләре алдыңда
Бөтерелеп йөрерләр
Аннан күз яшлэрем булып
Керфегеңдә эрер дә

Другие названия этого текста
  • Артур Мингазов hэм Марат Галимов - Эгер мине сагынсан (0)
  • Артур& Марат - Әгәр мине бик сагынсаң (0)
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1
Видео
    Нет видео
    -