1.) Язмышлардан язмышларга күчеп
Кемне, бәгрем, бүген эзлисең?
Үткәннәрне хаталарга бәйләп
Юлларыңда кемне күзлисең?
Кушымта:
Очрашканда карама син
Өзгәләнеп күзләремә.
Үткәннәргә юллар ябык,
Чирәм үскән эзләреңә...
2.)Ташка тиңлейсең дер йөрәгемне,
Әллә миңа җиңел дисеңме?!
Йөрәгемне учлап басып торам
Алалмыйча күктән күземне.
Кушымта:
Очрашканда карама син
Өзгәләнеп йөзләремә.
Кирәк түгел инде хәзер
Яз кояшы көзләремә...
3.)Үкенүләр, хәсрәт дулкыннары
Кабат-кабат килеп кагалар.
Мөлдерәмә моңсу карашларың
Утсыз гына бүген яналар
Кушымта:
Очрашканда карама син
Өзгәләнеп күзләремә.
Хыялланма ышаныр дип
Синең ялган сүзләреңә...
Артур Салихов еще тексты
Оценка текста
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1