.Олы юлдан яуга киткән чакта
Таң җиленнән томан таралды.
Авыл башындагы куш наратка
Атлар да бит борылып карады.
Кушымта: Һаваларда торна тавышлары,
Ишетелә канат кагышлары.
Кошларда да кеше язмышлары,
Чит җирләргә китеп барышлары.
2.Туган якның хәбәрләрен белдек
Ызаннардан искән җилләрдән.
Күпләребез олы юлдан кире
Кайталмады ерак илләрдән.
Кушымта: Һаваларда торна тавышлары,
Ишетелә канат кагышлары.
Кошларда да кеше язмышлары,
Чит җирләрдән кайтып барышлары.
Артур Шугаепов еще тексты
Оценка текста
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1