Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

Асаев Рустам - Дубыр дубая | Текст песни

Без урамнан узабыз ла,
Тимер чана сыздырып.
Йокың килсә, йокла, җаный,
Уятырбыз сызгырып.
Ай, дубыр-дубая,
Вай, дубыр-дубая,
Зәңгәр яулыгыңны бәйләп,
Кая бардың син бая?

Аккош атсаң, ятып ат ла,
Тимәс микән түшенә?
Кич ятканда исәпләп ят —
Кермәс микән төшеңә?
Ай, дубыр-дубая,
Вай, дубыр-дубая,
Алсу яулыгыңны бәйләп,
Кая бардың син бая?

Биек икән йортыгыз ла,
Якты яна утыгыз.
Турыгыздан өч әйләндем,
Каты икән йокыгыз!
Ай, дубыр-дубая,
Вай, дубыр-дубая,
Кызыл яулыгыңны бәйләп,
Кая бардың син бая?

Урам буе, юл буе ла;
Идел буе, су юлы.
Көттем, җаным, чыгарсың дип,
Йокламадым төн буе.
Ай, дубыр-дубая,
Вай, дубыр-дубая,
Чуар яулыгыңны бәйләп
Кайтып киләсең каян?

Алма бакчасына кереп,
Алмага үрелдеңме?
Яна йөрәк ялкынланып,
Төтене күренмиме?
Ай, дубыр-дубая,
Вай, дубыр-дубая,
Аклы яулыгыңны бәйләп,
Кая бардың син бая?

Другие названия этого текста
  • Татар халык җыры - Ай, дубыр-дубая!! (исполняет Хәнәви Шайдуллин) (1)
  • Татар халык җыры - Ай, дубыр-дубая!! (исполняет Хәнәви Шайдуллин) (0)
  • татарча - Ай, дубыр-дубая (0)
  • татарская народная - Ай дубыр дубая (0)
  • Асаев Рустам - Дубыр дубая (0)
  • Г. Сафин - Ай, дубр - дубая (татар халык жыры) (0)
  • Габдельфат Сафин - Ай, дубыр-дубая (татар халык жыры) (0)
  • Габделфәт Сафин - Ай, дубыр-дубая (0)
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1
Видео
  • Рөстәм Асаев «Дубыр-дубая» татарская народная Рөстәм Асаев «Дубыр-дубая» татарская народная
    Выступление Рустема Асаева на концерте Л.Муллагалиевой http://www. tatshop.ru Татарская народная песня Our new eBay store ...
  • Рустам Асаев - Хыялдар Рустам Асаев - Хыялдар
    Рөстәм Асаев «Дубыр-дубая» татарская народная - Duration: 3:40. by Татарское видео и музыка — TATSHOP.RU 19,322 ...
  • Рустем Асаев - Урман кызы Рустем Асаев - Урман кызы
    Рустем Асаев - Урман кызы ... Рөстәм Асаев «Дубыр-дубая» татарская народная - Duration: 3:40. by ... Лилия Биктимерова ...
  • Rustam Asaev Rustam Asaev
    Рөстәм Асаев «Дубыр-дубая» татарская народная - Duration: 3:40. by Татарское видео и музыка — TATSHOP.RU 18,944 ...
  • Рустем Асаев - Серле кузләр Рустем Асаев - Серле кузләр
    Рустем Асаев - Серле кузләр ... Рөстәм Асаев «Дубыр-дубая» татарская народная - Duration: 3:40. ... Рустем Асаев - Киек ...