Каеннары ай-хай ак икән,
Сөю белән тулы чак икән,
Каеннардан якты нур тама.
Бу бит бәхет төне,
Эзлә бәхетеңне,
Юк, йоклама, егет, йоклама!
Егет яна кызга күз атып,
Сандугачлар йөри озатып,
Йолдызлардан энҗе сибелә.
Табышалар ярлар,
Кавышалар парлар,
Юк, бәгърем, юк бит син генә.
Бәхет төне узып китәрме,
Безгә бәхет биреп китәрме?
Каеннардан сора, каеннан.
Күңелемнең күркен
Яулый алмас беркем —
Исемнәрең каеп язылган!
Асаф Валиев & Алсу Хисамиева еще тексты
Другие названия этого текста
- Асаф Валиев Алсу Хисамиева - Бэхет тоне (1)
- Нияз Адгамов & Оксана Ильюп - Бэхет тоне (0)
- бу бит бэхет тоне - йоклама (0)
- Асаф Валиев & Алсу Хисамиева - Бахет тоне (0)
- Асаф Валиев & Алсу Хисамиева - Юк,йоклама егет (0)
- Асаф Валиев & Алсу Хисамиева - Бэхет тоне (0)
Оценка текста
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1