Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

Асаф Валиев & Алсу Хисамиева - моя песня детства :) | Текст песни

Каеннары ай-хай ак икән,
Сөю белән тулы чак икән,
Каеннардан якты нур тама.

Бу бит бәхет төне,
Эзлә бәхетеңне,
Юк, йоклама, егет, йоклама!

Егет яна кызга күз атып,
Сандугачлар йөри озатып,
Йолдызлардан энҗе сибелә.

Табышалар ярлар,
Кавышалар парлар,
Юк, бәгърем, юк бит син генә.

Бәхет төне узып китәрме,
Безгә бәхет биреп китәрме?
Каеннардан сора, каеннан.

Күңелемнең күркен
Яулый алмас беркем —
Исемнәрең каеп язылган!

Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1
Видео
Нет видео
-