Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

Асаф Валиев Диляра Илалетдинова - Биик эйдэ | Текст песни

Pesni.guru - сайт для Гуру

Биик әйдә!
Резеда Ахиярова көе Наил Касыймов сүзләре

Кыз:
Карама син миңа моңланып,
Тыңлама син мине тын калып.
Бу музыка безгә уйнамый,
Мин бит әле сине уйламыйм.

Уйламыйм мин, уйнамыйм мин,
Тик шулай да, тик шулай да
Син кайгырма, син моңайма —
Чакыр мине, биик әйдә!

Егет:
Күпме эзләп йөргән төсләрне
Таптым синдә, тыймыйм хисләрне.
Ала алмыйм синнән күзләрем,
Күңелем каршыңда тезләнде.

Сүзләр белән хисләремне
Әйтә алмам, тик шулай да
Чыгыйк әле без уртага —
Бир кулыңны, биик әйдә!

Бергә:
Күңелемне биеп уяттың,
Бар дөньяма шатлык тараттың.
Бер карадың, — мең син караттың,
Яраттым мин сине, яраттым.

Табышмаска, кавышмаска,
Син бит җирдә — түгел айда.
Күңелләрне ялгыйк бергә —
Бир кулыңны, биик әйдә!

Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 2
Видео
Нет видео
-