Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

АсылъЯр - Бэхет телим мин | Текст песни

Бу тормышның күпме авырлыгы
Җиңеллеге күпме белмим мин
Нинди генә чагым булганда да
Кешеләргә бәхет телим мин.

Хәерле көн дим танышларга
Сөям сезне диям дусларга
Бәхетле бул дип кулым сузам
Сәләм бирәм сезгә җырларда.(2р.)

Булмый инде диеп селтәр чакта
Кулларымны куям йөрәккә.
Җылы тоям һәм өләшәм аны
Күңеленә җылы кирәккә.

Хәерле көн дим танышларга
Сөям сезне диям дусларга
Бәхетле бул дип кулым сузам
Сәләм бирәм сезгә җырларда.(2р.)

Шатлыгымның кайнар чакларында
Бүлешәсем киләкөткәнгә
Бәхет белән яши белгән генә
Бирә белә җанын бүтәнгә.

Хәерле көн дим танышларга
Сөям сезне диям дусларга
Бәхетле бул дип кулым сузам
Сәләм бирәм сезгә җырларда.(2р.)

Другие названия этого текста
  • АсылъЯр - Бэхет телим мин (2)
  • АСЫЛЬЯР - БЕХЕТ ТЕЛИМ МИН (0)
  • Асылъяр - Бәхет телим мин (0)
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1
Видео
Нет видео
-