Кайгы җиле мине синсез итте,
Тирән яра салды җаныма.
Инде ничә еллар үтеп китте,
Балабыз дип яшим дөньяда.
Ут ялкыны өзде гомереңне,
Белсәң дә син яшәү кадерен.
Шатланып ла кайтып керүеңне
Юксынамын сине, бәгърем.
Бергә йөргән урамнардан үттем,
Җитәкләшеп үткән юллардан.
Шул вакытка кире китәр идем,
Синсез генә үткән еллардан.
Җилләр чәчләремнән сыйпап үтте,
Уйга чумып йөргән чагымда.
Битләремнән салкын яңгыр үпте,
Син генә юк минем янымда...
Асылъяр еще тексты
Другие названия этого текста
- Асылъяр - Минем бәгърем (0)
- Асылъяр - Минем бәгърем (Гөлсәрвәр сүз., Лилия Ахунҗанова муз һәм аранжировка) (0)
Оценка текста
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1