Син кош булып кердең минем төшкә Очып киткән кошлар күк түгел. Сайрый-сайрый очып килдең, ләкин Сыңар канат идең син бүген.
Белмәдем мин ничек юрарга да, Юрауларга күңелем яраксыз. Аңладым мин бары шуны гына: Миннән башка син дә канатсыз. Очып килеп, кундың иңнәремә, Бераз туңып, бераз калтырап. Бу кош мине нигә үз итте дип, Мин дә карап тордым аптырап
Белмәдем мин ничек юрарга да, Юрауларга күңелем яраксыз. Аңладым мин бары шуны гына: Миннән башка син дә канатсыз. Иңнәреңдә кошлар тою рәхәт, Кошларның да мондый сылуын. Кулым белән мин орынган идем, Күрдем сина канат чыгуын.
Белмәдем мин ничек юрарга да, Юрауларга күңелем яраксыз. Аңладым мин бары шуны гына: Миннән башка син дә канатсыз.