Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

АсылъЯр - Син теләп алган сагышым, СИН теләп алган ярам... Туеп кем дә китә ала Яратып китеп кара... Үз-үземә каршы килеп килеп Мин СИНнән китеп барам... | Текст песни

Син теләп алган сагышым,
Син теләп алган ярам.
Туеп кем дә китә ала
Яратып китеп кара.
Үз – үземә каршы килеп
Мин синнән китеп барам.

Хәлемне сорама, теләсәң
Син үзең мин булып кара.
Иреннәр пышылдавыннан
Кешеләр карап кала.
Үз алдына сөйләнә бу.
Исәр ахры, бичара.

Мин тәүге очрашуга
Рәхмәтләр укып барам.
Ярамы – ансы минем эш
Ул теләпалган яра.
Үз - үземә каршы килеп
Кайтмаска китеп барам.

Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1
Видео
Нет видео
-