Pesni.guru - сайт для Гуру
Тал әйләнә, тал әйләнә,
Талга ефәк бәйләнә.
Күргәнче сүзем күп була,
Күргәч телләр бәйләнә.
Талы, талы,
Талы бөгелеп тора;
Тагын бер күрәсе килеп
Үзәк өзелеп тора.
Тал тирәкләр утыртканнар
Агыйдел читләренә.
Алсу алма суы тамган,
Бәгырем, битләренә.
Талы, талы,
Талы бөгелеп тора;
Синең өчен ярларыңның
Үзәге өзелеп тора.
Былбыл булсам бакчаларда
Бер тирәк сайлар идем.
Шул тирәктә сине мактап
Иртә- кич сайрар идем.
Талы, талы,
Талы бөгелеп тора;
Бер генә минут исеңнән
Чыгамы диеп сора.
Другие названия этого текста
- Асылъяр - Талы талы(минус) (1)
- Зульфия Загидуллина - Талы богелеп тора (1)
- Айгөл Бариева - Талы-талы (0)
- Лилия Биктимирова и Фадис Ганиев - Талы талы. (0)
- Асылъяр - Талы талы (0)
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1