Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

АсылъЯр - Энкэйгэ кайту | Текст песни

Инде юлга төштем бугай дисәм
Тагын ялгыш, тагын буталдым
Гомерем буе сиңа кайтам әнкәй
Тик хаманда кайтып җитә алмыйм

Күпме аналарның минем кебек
Балалары бүген юлдадыр
Кайталардыр каршы чык ла әнкәй
Юл башына яулык болга бер
Агачыннан ерак төшми диләр
Иде дә бит болай алманы
Безне ерак, ерак ыргыттылар
Кайта, кайта хәлләр калмады

Күпме аналарның минем кебек
Балалары бүген юлдадыр
Кайталардыр каршы чык ла әнкәй
Юл башына яулык болга бер
Авыр чакта энкэй сине уйлыйм
Җан җылыңны тоеп юанам
Күз карашың шифа булыр иде
Мин кайтырмын әнкәй соңламам

Күпме аналарның минем кебек
Балалары бүген юлдадыр
Кайталардыр каршы чык ла әнкәй
Юл башына яулык болга бер

АсылъЯр еще тексты


Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1
Видео
Нет видео
-