Хәрефле шакмаклар
Л.Батыр-Болгари көе, Г.Садә сүзләре
Шакмаклар, шакмаклар,
Шакмак саен хәрефләр.
Шакмаклардан сүзләр төзеп,
Уза безнең дәресләр.
Төзәбез, төзәбез,
Шулай төзсәң ни була –
Безнең якты бүлмәбезгә
Моңлы көй тула.
А, Б, В
А, Б, В, Г, Д
Хәрефләргә җан керде.
А, Б, В,
А, Б, В, Г, Д
Туган телне сөйдерде.
Шакмаклар, шакмаклар,
Хикмәтле, серле алар.
Әлифба китабы белән
Галәмгә юл ачалар.
Кояшта, кояшта,
Болытта шакмак төзәм.
Зәңгәр күкне иңли-иңли,
Хәрефләр йөзә.
А, Б, В
А, Б, В, Г, Д
Хәрефләргә җан керде.
А, Б, В,
А, Б, В, Г, Д
Туган телне сөйдерде.
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 2