Көзге урман, сары ялан...
Коела кыңгыраулар.
Мәк гөледәй кызыл балан —
Каерып сындыралар.
Әнкәй, күңелем елап кала:
\"Ник аны сындыралар?
Баланнар бит коелмыйлар,
Коела кыңгыраулар...\"
Баланны өзәләр бит,
Җепләргә тезәләр бит.
Ятып елар чаклар була
Үзәкне өзәләр бит.
Колакта чыңлый һаман,
Эндәшә кебек әнкәм:
\"Авыр чаклар бик күп була —
Түзәргә кирәк, балам...\"
Әкрен генә чәчтән сыйпап
Эндәшә кебек әнкәм:
\"Өлгергәндер инде балан,
Җыярга кирәк, балам.\"
Колакта чыңлый һаман,
Эндәшә кебек әнкәм:
\"Авыр чаклар бик күп була —
Түзәргә кирәк, балам...\"
БАЛАН (ТАТАР ХАЛЫК ЖЫРЫ) еще тексты
Другие названия этого текста
- Хания Фархи - балан (1)
- БАЛАН (ТАТАР ХАЛЫК ЖЫРЫ) - Без названия (0)
- Эни б/н минем жыр - балан.Энкэем мин сине яратам))) (0)
- Балан - авыр чаклар бик куп була, тузэргэ кирэк балам (0)
- Эни - балан.Энием мин сине яратам (0)
Оценка текста
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1