Гомер дисбесенең төймәләрен,
Бер-бер артлы алга тартамын.
Җиләк кебек чагым-яшьлегемне,
Җәйләремне инде озатамын
Гомер дилбегәсен тарта-тарта,
Узганнарны сизми калсам да.
Сөюеңне саклыйм йөрәгемдә,
Көзләремә кереп барсам да.
Тиз дә үтә инде гомеркәйләр,
Кай арада узган язларым.
Гомер йомгакларын сүтә-сүтә,
Көзләремә кереп барамын.
Мизгелләрдән тора тормыш юлы,
Бер уйласаң исең китәрлек.
Хәр мизгеле яңа бер җыр кебек,
Шөкер кылып гомер итәрлек.
Башира Насырова еще тексты
Другие названия этого текста
- Башира Насырова - Козлэремэ кереп барам (Энием жыры) (0)
- Рустем Хабибуллин - Козлэремэ кереп барсам да. (0)
- Башира Насырова - Козләремә кереп барсам да (0)
Оценка текста
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 3