Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

Билгесез башкаручы - Синең карашың | Текст песни

Синең карашың җаным хәтеремдә һаманда
Синең елмаюында йөрәгем дә саклана
Иреннәреңнен тәме калды ерак җәйләрдә
Җиләк иреннәр хәзер керә бары төшләргә

Төшләремә киләсең кулыма үреләсең
"Мин яратам сине" диеп пышылдыйсың үбәсең
Кинәт кенә уянам һәм үзем генә калам
Төштәге сурәтеңне искә алып елмаям

Арабыз безнең ерак син анда ә мин монда
Юк шул минем канатым шул тарафка очарга
Канатлы атым да юк бу араны узарга
Бар хыял корабым көн дә сиңа юл ала

Төшләремә киләсең кулыма үреләсең
"Мин яратам сине" диеп пышылдыйсың үбәсең
Кинәт кенә уянам һәм үзем генә калам
Төштәге сурәтеңне искә алып елмаям




Билгесез башкаручы еще тексты


Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1
Видео
Нет видео
-